Менделеевски районында водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү инде быел май аенда ук башланырга мөмкин.
Бу хакта "Реальное время" яза.
2023 елның февраль башында "Росатом" ширкәте Татарстанда водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү ихтималы турында хәбәр итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап, аны өйрәнергә кушты.
"Росатом" вәкиле сүзләренчә, оешма елына 400 мең тонна югары дәрәҗәдә чиста водород (яшел водород) эшләп чыгарачак. Беренче реакторны 2032 елда эшләтә башламакчылар, ә станция үзе тулысынча 2035 елга кулланышка керер дип көтелә. Ул бер үк вакытта атом энергиясе дә чыгарачак, диелә. "Росатом" Татарстанга елына 20 млрд сум салым түләячәген дә вәгъда итте.
Бу Татарстан икътисады өчен бу отышлы проект булачак, дип сөйләгән иде Азатлыкка Татарстан фәннәр академиясенең химия һәм химик технологияләр бүлеге академик секретаре Әхмәт Мазһаров.
— Татарстан нефть химиясе сәнәгате өчен водородның бәясе дүрт тапкырга арзанрак торачак дип вәгъда итәләр. Хәтта ике тапкырга очсызрак булса да, бу — зур күрсәткеч. Без ике куян койгрыгын берьюлы тотабыз дигән сүз. Бер яктан, водородның бәясе арзаная, икенче яктан, әйләнә-тирәне CO2-дан саклыйбыз. Максат изге кебек.
Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов бу Чернобыль яки Кыштымдагы кебек глобаль авария булу ихтималы тудыра дип белдергән иде. Ул аны 80нче елларда төзелә башлаган "Татар АЭС" принцибы белән төзелә диде. "Чернобыль (1986), Фукусима-1 (2011), хәтта Кыштым фаҗигасе (1957) кебек глобаль авария булу ихтималы бар", дип сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум