Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе, сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиев 8 май көнне Икенче дөнья сугышында һәлак булган татарларны искә алып пикетка чыкты. "Имин җирдә яшәсәм дә сәламәтлегем көн саен начарлана", дип сөйләде ул Азатлыкка. Сугыш аркасында башта Казаннан Төркиягә, аннары Франциягә китәргә мәҗбүр булган Зәкиев нинди хәлдә яшәп ята? Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.
— Фәрит әфәнде, Сез әле кайда, нинди хәлдәсез?
— Төркиядән Франциягә чыгып киткәнгә инде ике тулы ай булды. Ике айда ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Әлбәттә, Антальяда яшәүне дә яшәү дип атап булмый иде, әмма тел, диннең якын булуы, анда үз татарларыбызның күп булуы күңелгә тынычлык өсти иде. Әмма имин түгел иде, документлар белән проблем чыкты. Анда калу мөмкин булмады. Йә Германия, йә Франциягә китәргә кирәк иде. Германия килеп чыкмады, Парижга очарга туры килде. Мин Парижда, гомеремнең азагында монда яшәрмен дип күз алдыма да килмәде. Лувр музееннан метрода ярты сәгатьлек ераклыкта яшим, менә иң зур өстенлек шул. Анда барган юк, музейлар төнендә эләгеп булмасмы дип хыялланып утырам.
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев оешманың Русиядә экстремистик булып танылуы, Русия Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Мөһаҗирлектә тормышы җиңел булмаса да (Зәкиев берничә операция кичерде), ул сәяси эшчәнлеген туктатмый, пикетларга чыга, чыгышлар, белдерүләр ясый, мөрәҗәгатьләр яза, Украинадагы сугышны тәнкыйтьли һәм татар халкы, теле өчен көрәшен дәвам итә. Быел ул мөһаҗирлектә 70 яшен тутырды.
— Кайда яшисез, ничек урнаштыгыз?
— Качаклар, мөһаҗирләрнең вакытлыча яши торган торагы бар. Ул ун катлы, биек йорт. Тулай торак инде ул, һәр катта озын бер коридор, шунда бүлмәләр тезелеп киткән. Һәр катта аерым бер аш бүлмәсе, юына торган бүлмәләр, бәдрәфләр бар. Тулай торак кешеләр белән шыплап тулган. Гөҗ килә. Бер тапкыр ашау каралган. Җылы ризык. Шул токмач, дөге инде ул. Ачыксам, шул ипи һәм чәй белән тамакны ялгап куям. Бүлмәдә берүзем яшим, анысы менә тыныч. Тулай торакта башлыча Франциянең колониясеннән килгән кешеләр. Русияләр, украиннар юк. Бер мин генә бугай. Татарларны сагынып искә аласы гына калды. Ярый интернет бар хәл белешеп алырга, әмма күзгә күз карашып үз туган телеңдә сөйләшү сагындырды.
— Ә документлар белән мәсьәлә ничек хәл ителде?
— Килү белән сәяси сыенуны алуга документларны тапшырдым. Кайчан хәл ителәчәк ул - билгесез. Кемдер еллар буена көтә. Франциядә Казаннан бер кеше яши, ул инде чама белән дүрт ел монда, сәяси сыену статусын әле дә ала алмаган. Миңа да шулкадәр көтәсе булырмы инде дип борчылам. Мин әле канунга яраклы яшим, әмма барыбер шомландыра. Документларга күрә медицина иминияте дә юк, акча да әле түләмиләр. Миңа ярдәм иткән кешеләрнең акчасын җыйган идем, шуларны кысып тотам. Алга таба ни булыр - белмим.
— Ә сәламәтлек ягы ничек?
— Бер күз инде күрми. Әмма ярдәм дә сорый алмыйм, табибларга мөрәҗәгать итәргә хокукым юк, чөнки "страховка"м ясалмаган. Аптыраган, Германиядә җиңелрәк булыр иде дә бит, әмма анда эләгергә насыйп булмады.
— Гомумән үзегезне ничек хис итәсез Франциядә? Ничек кабул ул итте ул Сезне?
— Ничек дип утырасы түгел инде, үпкәләргә дә хакым юк. Күңел теләге, хыял белән килмәдем бит. Шушылай тегендә-монда күченеп йөрергә мәҗбүрмен. Килмешәкләргә караш уңай түгел, французлар үзләреннән башка берсен дә яратмый дигән хис кала. Өстен караш сизелә. Француз теленнән башка бер телне дә кабул итмиләр. Аңа инглиз телелләр бик зарлана инде. Французча сөйләш бетте-китте. Минем инде ни француз теле юк, ни инглиз теле юк. Интернет аша Google translate ярдәме белән аңлатырга туры килә. Барыбер әле тегесен, әле бусын аңлатырга кирәк бит.
Әмма бер уңай ягы бар. Барыбер демократик дәүләт, фикер иреклеге. Русиядә, аннары Төркиядә полициядән куркып җан беткән иде. Төркиядә пикетларга күп чыктым, әмма депортация куркынычы шактый булды, чөнки яшәү рөхсәте документларын бирмәделәр. Әмма монда полиция сине куркытмый, өркетми, ул сине саклый. Пикетларга тыныч чыгам.
Дөньялар гомумән нык үзгәрде. Бөтен җирдә сугышалды хисе, хәзер менә Һиндстан белән Пакыстан арасында киеренкелек арта бара. Кешелек дөньясы тел белән аңлашуны онытты, көч белән сөйләшә. Сугыш, икътисади кризис каршында торабыз, глобаль үзгәрешләр. Шундый вакытта минем кебек бәләкәй кешенең яки татар-башкорт кебек милләтнең язмышы кемгә кызык булсын? Баш исән калырмы дигән заманда яшибез.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум