Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан 5 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.
14 майга без Татарстаннан кимендә 5003 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Ай саен республика исемлегенә уртача 300-400 исем өстәлеп бара. Бу – без таба алган үлем хәбәрләре генә.
Күрше Башкортстаннан үлемнәр турында хәбәрләр тагын да күбрәк килә. Бүгенге көнгә анда кимендә 5568 кеше үлеме турында мәгълүмат бар. Азатлык Радиосында Башкортстаннан әле эшкәртергә өлгермәгән кимендә 100ләп үлем хәбәре бар, аларны тикшергәннән соң, республикадан үлемнәр саны тагын артачак.
Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 10571 үлем очрагы турында хәбәр таба алдык. 17 апрель көнне үлүчеләр саны 10 меңнән узган иде.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары нык зыян күрә
Татарстаннан иң күп үлүчеләр — элеккечә зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан. Районлап статистика түбәндәгечә:
- Казан – кимендә 789 кеше.
- Чаллы – кимендә 556 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 307 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 243 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 184 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 183 кеше.
Үлемнәрнең эре шәһәрләрдән күп булуын күпмедер халык саны белән аңлатып була. Ә менә Әлмәт, Лениногорски, Бөгелмә кебек районнардан үлем хәбәрләренең күп булуы тирәнрәк анализ таләп итә. Башка районнарда үлүчеләр турында хәбәрләр тигез килә, саннар әкренләп артып бара.
Иң аз үлем хәбәрләре – Әтнә, Теләче, Кама Тамагы районнарыннан. Бу районнарда халык саны болай да кечкенә, уртача 12-14 мең кеше.
Урта яшьтәге, гаиләле ирләр күпләп үлә
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә:
- 35-44 яшь: кимендә 1882 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 1339 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1246 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 361 кеше.
Үлем яшьләренә килгәндә, сугышта күбесенчә урта яшьтәге, гаиләле кешеләрнең үлүләре күренә. Киләчәктә бу республика демографиясендә ничек чагылачагы риторик сорау булып кала. Сугыш нәтиҗәсендә күпме баланың ятим калачагы да ачык сорау.
Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 38.69. Үлүчеләрнең медиан яше дә — 38.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1818 кеше). 1970нче (кимендә 1078) һәм 1990нчы (кимендә 1059) елларда туучылар да күп үлә.
"Бу каһәр суккан сугыш кайчан бетә?"
Социаль челтәрләрдә республикадан үлүчеләр турында хәбәрләргә мөнәсәбәт төрле. Бер төркем кеше пропаганда белдерүләрен кабатлап, бу кешеләрнең "каһарманча" үлгәннәрен яза. Алардан "нәрсә өчен үлгән соң" ул дип сораучылар да табыла, андый кешеләрне, гадәттә, шунда ук Украина агентлары, провокаторлар дип гаеплиләр.
Шулай да үлемнәргә сыкраучылар да, яшь егетләрнең юкка һәлак булулары турында язучылар да шактый. Иминлек максатыннан без аларның исемнәрен күрсәтмибез, шулай да кайбер фикерләр белән танышырга тәкъдим итәбез:
— Йә Раббым, бу бөтенләй бала, мондый сыкрауга ничек түзәргә? Түзәрлек түгел. Балалар үлә. Бу каһәр суккан сугыш кайчан бетә?!
— Бу яшь бала ни эшләп йөри анда?
— Раббым, безнең инде күпме улларыбыз һәлак булган. Тыныч вакытта, балалар ата-аналарын күмә. Бу каһәр суккан сугыш вакытында ата-аналар үз балаларын күмә. Ата-аналарының кайгыларын чын күңелдән уртаклашам. Бу кайгыга чыдарга көч телим!
— Иң мөһиме: контракт төзү үгетләвенә бирешмәскә! Минем олы улым да бу исемлектә. Кечесе хезмәт итә, июньдә – дембель. Егетләрне контракт имзалату өчен бик нык тырышалар, белеп әйтәм! Ниләр генә вәгъдә итмиләр! Әмма үз сүзендә тору мөһим, "мин өйдә кирәк" дип әйтәсе!
— Минем дә йөрәгем әрни шул яшьләр өчен, олыларны да җәл, бик җәл, ата-аналарына, туганнарына сабырлык бир, Раббым, ул хасрәтне кичерергә.
— Алар [яшьләр] анда ничек эләгәләр дип сораучыларга. Менә әле призыв буенча улымны [армиягә] җибәрдем. Аларны инде военкоматта ук үгетли башлыйлар... 250 мең хезмәт хакын вәгъдә итәләр. Улымны озатканда, үзе миңа әйтте.
— Балалар кайбер шәхесләрнең империячел амбицияләре өчен үлә.
— Шундый матур ир егетләрне әрәм итәләр! Ата-аналарга ничек чыдарга кирәк? Башладылар, туктата алмыйлар... Урыны ожмахта булсын, балакайның.
Украинага һөҗүм итүгә иң зур өлешен керткән төбәкләр арасында Башкортстан белән Татарстан – алдынгы
Русиядә төбәкләрнең Украинага һөҗүмдә ни дәрәҗәдә катнашуының рейтингына күрә, Башкортстан — өченче, Татарстан — алтынчы урында тора. Тикшеренүне Мәскәүнең сәяси мәгълүмат үзәге үткәргән.
Тикшеренү авторлары төбәкләрнең мөмкинлекләренә карап аларның сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүен, хәрбиләрне мобилизацияләү, һуманитар ярдәм илтү кебек күрсәткечләрне исәпкә алган.
Татарстанны үзендә оештырган ихтыяри батальоннар саны һәм хәрби бүлекчәләргә ярдәм итү ягыннан алдынгы урыннарга чыгарганнар.
- Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре бу һөҗүмне хуплап чыкты һәм беренче көннән ярдәм күрсәтеп килде. Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
- Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү еш кына Рөстәм Миңнехановны курчак һәм корал итеп үз файдасына куллана. Моңа кадәр сәясәт белгече Аббас Галләмов халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны Мәскәү ялчысы, Мәскәү курчагы дип кабул итә дип Азатлыкка сөйләгән иде. "Халык башкорт үзаңын, мәдәниятен, башкортның сәяси иреклеген бетерү өчен Мәскәү сәясәтен алып бара дип уйлый", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!