Башкортстанда мигрантлар саны бер елда 13%ка арткан

Иллюстратив фото

Элекрәк Башкортстан башлыгы республикага эшче куллар җитмәвен белдергән иде.

2023 ел белән чагыштырганда узган елны Башкортстанга килүче мигрантлар саны 13,32%ка арткан. 2024 елны республиканың миграция идарәсе чит ил ватандашы булган яки бөтенләй ватандашлыгы булмаган 160 729 затны теркәгән. Үсеш 18 891 кешене тәшкил иткән.

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының республикадагы наркотиклар белән бәйле вазгыять турында еллык хисабына сылтанып, Аспекты басмасы яза.

Беренче тапкыр гына исәпкә басучылар саны 80 866 кешене тәшкил иткән. Иң күп мигрантлар Башкортстанга Үзбәкстаннан килгән – 37 155 кеше, бу барлык мигрантларның 45,9%ын тәшкил итә. Аннан соң Таҗикстан (14 341), Казакъстан (4 686), Азәрбайҗан (4 014) бара.

Мигрантлар килгән илләр арасында шулай ук Төрекмәнстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Беларус һәм Украина аталган.

Моннан тыш Башкортстанга эшчеләр Һиндстан (2 860 кеше), Кытай (2 038), Төркия (1 798) һәм Мисыр (715) кебек илләрдән дә килгән.

Узган айда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикага эшче куллар җитмәвен белдергән иде. "Безгә мигрантлар кирәк. Эшли торган, кануннарны, безнең гореф-гадәтләрне таныган танучы мигрантлар кирәк", дигән иде ул.

Элегрәк Башкортстанда эшчеләр җитмәве турында республика Хезмәт министры Ленара Иванова да белдергән иде. "Безгә ирләр җитми. Эшче куллар җитмәве белән бездә коточкыч хәл", дигән иде ул.

2023 елның уртасыннан Башкортстан хакимияте икътисадның төп проблемы булып эш кадрларының җитмәвен атый башлады.

  • Башкортстан – Украинадагы сугышта иң күп ир-атны югалткан Русия төбәге. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан республикадан кимендә 5553 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алды. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин, хакимият чын югалтулар санын яшерә.
  • Соңгы елларда Русия хакимияте тарафыннан мигрантларга каршы тискәре караш сеңдерелә. Илдә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары да кырысланды.
  • Бигрәк тә 2024 елның мартында "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр кискенләште. Гаепләнелүчеләрнең күбесе — Таҗикстан ватандашлары.
  • Эшче куллар җитмәве һәм мигрантлар кирәклеге турында Татарстан җитәкчелеге дә әйтеп килә. Бүген Татарстанда 99 мең мигрант яши.
  • Былтыр 11 декабрьдә Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Татарстан Дәүләт шурасы әлеге федераль канун өлгесен хупламаган иде.
  • Татарстан хезмәт базарында 37 мең эшче кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!