Быел Идел буе Болгарының ислам кабул итүе уңаеннан үткәреләчәк чарада музыкаль өлеш нык кыскартылачак. Төп сәхнәдә хедлайнерлар чыгышлары да каралмаган. Бу хакта матбугат чарасында Татарстанның Мәдәният министрлыгының җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.
— Мондый чарада дөньяви музыка булырга тиешме, дигән сорау күптәннән күтәрелде. Без халык фикерен исәпкә алдык һәм мөфтият белән бергә быел програмны үзгәртү турында карар кылдык, — диде Фәйзрахманов.
Шул ук вакытта, програмда җырлар каралган. Ләкин алар акапелла рәвешендә башкарылачак, дип аңлатта Татарстан Диния нәзарәтенең мәгълүмати сәясәт буенча мөфти урынмасары Ришат Хәмидуллин. Аның сүзләренчә, чарада вәгазьләр күләме дә артачак.
Узган елны бәйрәм концертында "Риваять" фольклор ансамбле, җырчылар Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Казан шәһәр филармониясенең балалар ансамбле чыгыш ясаган иде.
Изге Болгар җыены быел 18 май көнне үтәчәк. Җәмәгать белән тәүбә намазын уку 9:30дан 10:30га кадәр узачак. Бәйрәм чарасын ачуны 11:45кә планлаштыралар.
Җыен кысаларында быел халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе, ислам темасына лекцияләр, "Язу тарихы" дип исемләнгән интерактив мәйданчык эшләячәк.
Болгарга 20 меңгә якын кеше килер дип көтелә. Республика районнарыннан түләүле һәм түләүсез автобуслар оештырылачак. Автобуслар Казаннан да китәчәк.
- Узган елда Изге Болгар җыены 19 майда үтте. Тәүбә намазын Русия мөфтие Тәлгать Таҗетдин укыды, чарада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты.
- Соңгы елларда Изге Болгар җыены, дини чара булуына карамастан, хакимиятнең пропаганда коралына да әйләнде. Рәсми тантанада Русиянең Украинага каршы алып барган сугышын аклау, Русия президентын хуплау, аңа мәдхия һәм рәхмәт уку чыгышлары яңгырый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!