Казанда Нокса урманын саклау өчен көрәш дәвам итә

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан башкаласында 2011 елдан бирле Нокса авышлыгындагы урман кишәрлеген саклау өчен кискен көрәш бара. Яшеллек урынында шәһәр хакимияте социаль корылдмалар төзергә җыена. 1 июльдә шәһәр активистлары һәм башкаланың төп архитекторы Татьяна Прокофьева катнашында бу мәсьәләгә багышланган җыен узды.